Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
9 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Страна моя – Любимая Россия” дип аталган арт-студия оештырдылар. Россия триколоры рәвешендә кәгазьдә катнашучылар төрле рәсемнәр ясадылар.
Архивтан хәбәрләр
2023 елның 08 июнендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, комиссия әгъзалары һәм ике номинация буенча конкурс җиңүчеләре катнашында «Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече» һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның һәр номинациясендә беренче, икенче, өченче урыннарны алган катнашучылар Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координацион советыннан грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Бу куанычлы чара ГХАТ бүлегенең тантаналар залында узды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова сәламләде.
2023 елның 25 июнендә "Яшьләр көне" бәйрәме кысаларында "Коляскалар парады" район конкурсы узачак. Матур коляскалар белән бизәлгән балалар һәм ата-аналар йөреше бәйрәм кунакларына һәм, әлбәттә, катнашучыларга бик күп якты һәм уңай тәэсирләр бирәчәк.
Сидорова Нина Тихоновна 2003 елның 12 февраленнән “Наз” үзәгендәге социаль хезмәткәр булып эшли. Социаль яклау өлкәсендәге аның гомуми эш тәҗрибәсе 20 ел. Хәзерге вакытта ул 10 олы һәм ялгыз яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең барысынын да үз язмышлары, характерлары, гадәтләре. Ләкин аларның барысының да уртак яклары бар: аларга көндәлек ярдәм, игътибар кирәк.
Бүген - 8 июнь көнне күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче һөнәр ияләре - социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре.
Мин, Сидорова Елена Игоревна, 8 ел "Наз" үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә психолог булып эшлим. Безнең контингент төрле-өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм инвалидлар. Безгә төрле характерлы, язмышлы кешеләр килә, аларның һәрберсенең үз тормыш тарихы бар. Бүлекчәдә эшләгәндә, ял итәргә һәм күңелсезләнергә вакыт юк дип уйлыйм.
Миронова Алевтина Ивановна 1974 елның 11 декабрендә Киров өлкәсенең Порез авылында туган. 2013 елның 9 гыйнварыннан хәзерге вакытка кадәр «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә пешекче булып эшли.