Сидорова Нина Тихоновна 2003 елның 12 февраленнән “Наз” үзәгендәге социаль хезмәткәр булып эшли. Социаль яклау өлкәсендәге аның гомуми эш тәҗрибәсе 20 ел. Хәзерге вакытта ул 10 олы һәм ялгыз яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең барысынын да үз язмышлары, характерлары, гадәтләре. Ләкин аларның барысының да уртак яклары бар: аларга көндәлек ярдәм, игътибар кирәк.
Сидорова Нина Тихоновна үз эшчәнлегенә инновацион технологияләрдә кертә. Хәзерге вакытта ул “Актив озын гомер” программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Программа кысаларында авыл өлкәннәренең ял итүләрен һәм аралашуларын оештыру өчен ул олы яшьтәге кешеләр белән такта уеннары үткәрә. Нина Тихоновна социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен бик күп эш башкара: ул аларның йортларын ремонтлауны оештыра, газлаштыруда булыша, кулланылмаган, ватык җиһазларын алыштыра, операцияләр һәм медицина тикшерүләре өчен больницага алып бара. Ул һәркемгә индивидуаль караш таба, теләсә нинди мөрәҗәгатьне чишә ала.