Бүген - 8 июнь көнне күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче һөнәр ияләре - социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре.
Әлеге истәлекле көннең мөһимлеген аларның өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мөмкинлеге чикле кешеләргә, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек булышлык күрсәтүләре билгели. Социаль хезмәткәрләр карамагындагы кешеләр турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк.
Хөрмәтле, социаль хезмәткәрләр! Сезнең барчагызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бу хезмәткә алыну һәм хезмәтеңә йөкләнгән һәр эшне зур җаваплылык тоеп башкару бөтен кешегә дә бирелми, моның өчен ныклы ихтыяр көченә һәм сабырлыкка ия булу кирәк. Сезнең лаеклы хезмәтегез ярдәмендә районыбызда ветераннар, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, өлкәннәр, ялгыз гомер итүчеләр, ятим балалар, аз керемле, матди кыенлыклар кичереп яшәүче гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә.
Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.