«Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече» һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 08 июнендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, комиссия әгъзалары һәм ике номинация буенча конкурс җиңүчеләре катнашында «Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече» һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның һәр номинациясендә беренче, икенче, өченче урыннарны алган катнашучылар Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координацион советыннан грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

 

        Исегезгә төшерәбез, конкурсның ике этабы нәтиҗәләре буенча катнашучылар җыйган баллар саныннан чыгып, җиңүчеләр булдылар:

 

- «Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч»номинациясе буенча:

 

1 урын - «Сосна» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Галипов Фәрит Габделәхәт улы;

 

2 урын  - «Якты юл» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Мәгъсүмҗанова Лилия Раузит кызы;

 

3 урын - «Труд» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өчен җаваплы вазыйфаи зат Копарова Светлана Александровна;

 

 

- «Башка тармакта хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч»номинациясе буенча:

 

1 урын - «Балтасиагрохимсервис» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Галимов Илнур Габтрауф улы;

 

2 урын - «Арча» ҖЧҖ «Балтач май-сөт комбинаты» хезмәтне саклау өлкәсендә белгеч Мөкминов Ирек Наилевич;

 

3 урын - «Балтач күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе» АҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Кәлимуллин Әнәс Малик улы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International