Тәмле ризыктан яхшырак нәрсә бар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

        Миронова Алевтина Ивановна 1974 елның 11 декабрендә Киров өлкәсенең Порез авылында  туган. 2013 елның 9 гыйнварыннан хәзерге вакытка кадәр «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә пешекче булып эшли.

Пешекче- бик катлаулы һөнәр. Аны үзләштерү өчен үзеңдә көч табарга һәм экспериментлар ясарга кирәк. Барлык кешеләр дә тәмле итеп әзерләнгән ризык ашарга яраталар.

Пешекче – игътибарлы, сабыр, тыйнак һәм үзе әзерләгән ризык өчен җаваплы булырга тиеш, чөнки социаль хезмәт алучыларның тәнкыйтенә дә дучар булырга мөмкин. Өлкәннәр һәм инвалидлар Алевтина Ивановна әзерләгән ризыкны мактап ашыйлар, аның хезмәтен  югары бәялиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International