Психолог булу кызык, җитди һәм мавыктыргыч

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Мин, Сидорова Елена Игоревна, 8 ел "Наз" үзәге   социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә психолог булып эшлим. Безнең контингент төрле-өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм инвалидлар. Безгә төрле характерлы, язмышлы кешеләр килә, аларның һәрберсенең үз тормыш тарихы бар. Бүлекчәдә эшләгәндә,  ял итәргә һәм күңелсезләнергә вакыт юк дип уйлыйм.  Беркайчан да нинди проблемалар  белән очрашачагыңны белмисең. Мәсәлән, мин иртә белән социаль педагогик күнегүләр уздырам, аннары һәр социаль хезмәт алучыга психологик индивидуаль консультация бирәм.

Консультацияләрдән соң мин план буенча төркем дәресләре, тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм сенсор бүлмәсендә релаксация уздырам. Планлаштырылган дәресләрдән тыш, минем яңа психологик консультациягә кабат мөрәҗәгать итә алалар. Кайвакыт миңа нон-стоп режимында эшләргә туры килә. Шуңа күрә һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк.

Психолог булып эшләү, төрле язмышлы кешеләр белән очрашу-аралашу, аларга кинәшләр бирү, проблемалардан чыгу юлларын күрсәтү- миңа профессиональ яктан үсәргә этәргеч бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International