ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 30 июнендә милли  мәдәниятләр һәм традицияләр  елында Балтач районы ГХАТ  бүлегендә милли колорит элементлары  белән никах теркәлде. Яңа өйләнешкән парлар милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны хөрмәт итеп яши. Шуңа күрә алар мари мәдәнияте йолалары белән никахны рәсми рәвештә теркәргә теләк белдерделәр.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

  2 июль көнне Малмыж районында өлкә Сабан туе узды. Малмыж һәм Балтач районнары берлектә уздыручы сабан батырларын, хезмәт алдынгыларын олылау бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев, Киров өлкәсе Губернаторы Александр  Соколов, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Язилә Әсхәтдинова, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов катнашты.

      Безнең район татар ишегалдын әзерләде, анда татар авылының көнкүреше тәкъдим ителде: декоратив бизәлешле агач йорт, мунча, кое, остаханә.

      Милли бәйрәмебез хезмәт алдынгыларын бүләкләү, җыр-моң белән үрелеп барды.

     


2
июль, 2023 ел
якшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


1
июль, 2023 ел
шимбә

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


30
июнь, 2023 ел
җомга

Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән

30 июньдә “Безнең ишегалды лагере” программасы кысаларында “Наз” халыкка Комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  белгече Гүзәл Җиһаншина “Факел” яшүсмерләр клубы белгече Илүзә Солтангараевна белән берлектә Бурбаш авылына барып мастер-класс күрсәтте.

30 июньдә янгын чыгу очракларын кисәтү максатыннан Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме өчен янгын-коткару частена экскурсия оештырылды.

30 июнь көнне Олы Әтнә авылында аеруча кыйммәтле документлар булган фондлар исемлеген барлау йөзеннән, аеруча кыйммәтле документларны ачыклау эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитетының күчмә киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International