30 июньдә “Безнең ишегалды лагере” программасы кысаларында “Наз” халыкка Комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гүзәл Җиһаншина “Факел” яшүсмерләр клубы белгече Илүзә Солтангараевна белән берлектә Бурбаш авылына барып мастер-класс күрсәтте.
Мастер-класста 8 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре һава пластилиныннан һәм полимер балчыктан эшләнмәләр ясадылар. Аларга ярдәмгә волонтерлар килде. Балалар өлкәннәр белән файдалы һәм якты эшкә чумдылар, барлык нечкәлекләрен һәм әвәләү мөмкинлекләрен белделәр, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
Дәрес ахырында Борбаш авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан тарихи музейларга экскурсия оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр нәтиҗәле эштән бик күп уңай хис-кичерешләр, экскурсоводның кызыклы программасыннан интеллектуаль һәм рухи яктан хәбәрдарлык алдылар.