ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Gаилә Gаҗәеп Gаләм" дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде.

2023 елның 30 июнендә МБУ “Хыял” яшьләр үзәге Балтач район башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен иртәнге зарядка үткәрде.  Саф һавада һәм музыка астында эшләнгән зарядка күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирә.

Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Белдерү!
Су линиясендә планнан тыш эшләр булу сәбәпле, 30нчы июнь көнне сәгать 8.00 дән Балтачнын түбәндәге урамнарына су биру туктатылып торачак:

29 июнь көнне  «Маша и Медведь» мультфильмы герое - Маша балаларны «Борын-борын заманда» яши бирә һаман да...» дип аталган әкиятле сәфәргә дәште.

2023 елның 29 июнендә МБУ « Хыял» яшьләр үзәге «Сабантуй»  ял паркында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу уеннарын үткәрде. Үз үзенчәлекләренә карамастан, балалар төрле уеннарда актив катнаштылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International