Малмыж районында өлкә Сабан туе

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

  2 июль көнне Малмыж районында өлкә Сабан туе узды. Малмыж һәм Балтач районнары берлектә уздыручы сабан батырларын, хезмәт алдынгыларын олылау бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев, Киров өлкәсе Губернаторы Александр  Соколов, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Язилә Әсхәтдинова, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов катнашты.

      Безнең район татар ишегалдын әзерләде, анда татар авылының көнкүреше тәкъдим ителде: декоратив бизәлешле агач йорт, мунча, кое, остаханә.

      Милли бәйрәмебез хезмәт алдынгыларын бүләкләү, җыр-моң белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International