30 июньдә янгын чыгу очракларын кисәтү максатыннан Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме өчен янгын-коткару частена экскурсия оештырылды. МЧС хезмәткәре янгын чыккан очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләрдә эш итү алгоритмы турында сөйләде. Катнашучылар янгын сүндерүченең формасын сынап карарга, сүндерү җиһазларын ачык карарга, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эш асылын күрергә мөмкинлек алдылар. Ахырда Фирзәр Мәрданов янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде һәм истәлеккә фото төшерде.