Белдерү!
Су линиясендә планнан тыш эшләр булу сәбәпле 18 август көнне сәгать 8.00 дан Балтач бистәсенең түбәндәге урамнарына су биру туктатылып торачак:
2023 нче елның 17 августында МБУ “Хыял” яшьләр үзәге М(П)К “Факелда” мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу чарасын үткәрде. Чарада төрле уеннар һәм мастер – класслар уздырылды. Килгән балалар барысы да күтәренке кәеф алдылар.
Пиратлар-иң яраткан балалар геройларының берсе. 17 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре пират костюмнарын киеп, «Пират маҗаралары» дип аталган уенлы программасы белән Балтач бистәсенең 5 нче номер балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренә кунакка килделәр. Билли исемле пират белән бергә балалар мавыктыргыч сәяхәткә “чумдылар”. Уен программасының максаты - бик күптән яшерелгән хәзинәне табу.
Рәсем ясау - безнең баш миебез өчен йога кебек. Кеше рәсем ясаганда, аның ярымшарлары гармониядә эшли. Барлык артык уйлар юкка чыга, бу бик рәхәт һәм кешеләргә тискәре әйберләрне онытырга мөмкинлек бирә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән районыбызда булып, Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Визит барышында инспекция башлыгы биредә хезмәт башкаручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашып башкарылган эшләргә үз бәяләмәсен биреп узды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов һәм Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова Казан шәһәрендә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты.
«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру барышында шактый финанс средстволары үзләштерелде, аның буенча гомуми смета бәясе 12 млн.532 мең сум булган 4 мәктәп ремонтланды.
Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүче бердәнбер Россия төбәге булып тора. Мәсәлән, беренче баланың әнисе 25 яшькә җитмәсә һәм Татарстан Республикасы территориясендә бала тапкан хатын-кызның даими яшәү вакыты өч елдан да ким булмаса, мөрәҗәгать итү датасына ул бер тапкыр 50 мең сум ала.
2023 елнын 11 август көнендә көндезге төркемнең катнашучылары өчен Балтач районының күпфункцияле үзәге филиалына экскурсия оештырылды. Баруның максаты - социаль хезмәт алучылар өчен МФЦ базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә бәйле эш процессы белән таныштыру иде.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү