Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүче бердәнбер Россия төбәге булып тора. Мәсәлән, беренче баланың әнисе 25 яшькә җитмәсә һәм Татарстан Республикасы территориясендә бала тапкан хатын-кызның даими яшәү вакыты өч елдан да ким булмаса, мөрәҗәгать итү датасына ул бер тапкыр 50 мең сум ала. Әгәр 29 яшькә кадәрге авыл кызы өченче баласын тудырса, ул 100 мең сум ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Балтач районында 2023 елда 34 авыл хатын-кызы матди ярдәм алган.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында Шишинер авылыннан яшь Хадиевлар гаиләсе социаль ярдәм чаралары алды. Лилия белән Рифнур 25 яшькә кадәр беренче баласын тудырдылар һәм 50 000 сум акча алачаклар.
Ә Бурбаш Сардыганы авылыннан Фәхретдиновлар гаиләсе 100 мең сум акча алачак. Зилия һәм Ранис 29 яшькә кадәр өченче балаларын тудыралар. Әлеге проект кысаларында бу гаилә 2019 елда 50000 сум акча алган инде.