"Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында Балтач районы гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау эшләре бара

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру барышында шактый финанс средстволары үзләштерелде, аның буенча гомуми смета бәясе 12 млн.532 мең сум булган 4 мәктәп ремонтланды. 

Шулай ук республика бюджеты хисабына Алан авылында проект куәте 29 урын булган 53 млн 102 мең сумлык күпфункцияле үзәк төзелә. Эшләр 90 % тан артык башкарылган. Бүгенге көндә биналарның эчке бизәлеше алып барыла.  Керү төркеме төзелеше тәмамлануга якынлаша. Территорияне төзекләндерү буенча эшләр кала.


«Заманча мәктәп» төбәк проекты кысаларында Бурбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Г.Гыйльметдинов исемендәге Смаил урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Россия Герое Исаев исемендәге Урта Кушкет урта гомуми белем бирү мәктәбендә «үсеш ноктасы «функциональ белем бирү үзәкләре булдырыла. Эшләр 80% ка башкарылган. Диварларны буяу һәм электр җиһазларын монтажлау буенча соңгы штрихлар кертергә кала. 


2023 елның май ахырында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блогын капиталь ремонтлау программасы кысаларында җиһазлар сатып алу белән «Салаус күп профильле лицее " МББУда азык-төлек блогын ремонтлау башланды. Ремонт суммасы 9 млн.232 мең сум. Ремонт бизәү эшләрен генә түгел, ә җиһазлар сатып алуны һәм утырту урыннарын арттыруны да күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International