Пиратлар-иң яраткан балалар геройларының берсе. 17 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре пират костюмнарын киеп, «Пират маҗаралары» дип аталган уенлы программасы белән Балтач бистәсенең 5 нче номер балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренә кунакка килделәр. Билли исемле пират белән бергә балалар мавыктыргыч сәяхәткә “чумдылар”. Уен программасының максаты - бик күптән яшерелгән хәзинәне табу.
Уен дәвамында балалар утраулар буйлап сәяхәт иттеләр.Алар "Узлы", «Одноногий пират», «Спасение от пираний», «Морская фигура замри!», «Пиратский танец» дигән биремнәрне бик теләп үтәделәр. Ахырында балалар сандыкта яшеренгән призларга шатландылар.
Барлык катнашучылар да зур күтәренкелек, уңай эмоцияләр һәм искиткеч кәеф алдылар.