Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов һәм Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова Казан шәһәрендә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәнең пленар өлеше башланганчы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов мәгариф идарәләре җитәкчеләренә хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырды.