ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Балтач районында булды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән районыбызда булып, Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Визит барышында инспекция башлыгы биредә хезмәт башкаручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашып башкарылган эшләргә үз бәяләмәсен биреп узды.

Объект төзелеше соңгы стадиягә керде. Хәзерге вакытта көллият территориясендә гомумтөзелеш эшләре ахырына якынлашып килә, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, якындагы территорияне төзекләндерү эшләре планлы рәвештә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International