Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Күп кенә яшь пар махсус көнне сайлар өйләнешергә тели. Шуңа күрә кайбер парлар матур датаны сайлыйлар. Бүген 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дүрт пар үз никахларын теркәделәр.
Дәүләтфлагы-илебезнең рәсми символы, Ватаныбызның бер өлеше, барлык россиялеләргә хас булган милләтнең кыйммәте.
Ил символына хөрмәт һәм горурлык формалаштыру максатыннан, 22нче августта «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 25 балигъ булмаган балалар өчен Сосна авыл мәдәният йорты базасында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне»дигән чара үткәрелде.
1994 елданбашлап22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.Бу көнне бөтен ил буенча бу мөһим датага багышланган төрле чаралар уза: патриотик акцияләр, күргәзмәләр, флешмоблар. Балтач үзәк китапханәсе «Дәүләт флагы - дан символы» дигән патриотик акция үткәрде.
Интеллектуаль җылыну ярдәмендә авыл халкы һәм кунаклары флаг тарихы һәм Россия флагының һәр төсе символлаштырган белемнәрен тикшерә алдылар. Шулай ук катнашучыларга флаерлар һәм триколор тасмалары тапшырылды.
22 августта илебез тантаналы дата – «Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне»н билгеләп үтә. Шул бәйрәм уңаеннан, 22 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балтач» паркында «Под флагом мирного детства»мастер-класс үткәрделәр. Иҗади мастер-класста паркта ял итүчеләр үз куллары белән бәйрәмгә оригиналь бүләкләр һәм сувенирлар ясадылар. Дәрес алдыннан Россия символлары, флаг төсләренең мәгънәсе турында әңгәмә үткәрелде.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Ел саен 22 нче августта Россия Федерациясе Президентының 1994 нче елның 20 нче августындагы 1714 нче номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча Россия триколорына багышланган тантаналы чаралар уза. Бу көнне илебез тарихына һәм аның символикасына аерым игътибар бирелә.
Ничәдер еллар элек «волонтер», «ирекле» дигән төшенчәләр безгә ят тоела иде. Ә бүгенге тормышыбызны исә волонтерлардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Тик шулай да волонтерларның нинди юнәлештә эшләүләрен, нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен аңлап бетермәүчеләр дә җитәрлек. «Волонтер» һәм «ирекле» дигәндә, оештыру эшләрендә үзе теләп катнашучылар күз уңында тотыла. Ә оештыру эшләре төрле юнәлештә булырга мөмкин: төрле күңел ачу, спорт чаралары, өмәләр, олыларга ярдәм итү, мөмкинлеге чикле кешеләр белән эшләү һ.б.
2023 елның 18 августында «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина белән очрашу оештырды.