Балтач районында дүрт пар матур көнне никахларын теркәгән

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Күп кенә яшь пар махсус көнне сайлар өйләнешергә тели. Шуңа күрә  кайбер парлар матур датаны сайлыйлар. Бүген 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дүрт пар үз никахларын теркәделәр.

Ике язмышның үрелеше үзе үк тылсымлы вакыйга. Ә мөнәсәбәтләр символик датада рәсми рәвештә теркәлгәндә, гашыйк парлар аерым эмоциональ бәйләнеш кичерә. Барлык яшь парларга да озын һәм бәхетле тормыш телибез!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International