«Россия Флагы – безнең горурлык һәм дан» акциясе

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Дәүләтфлагы-илебезнең рәсми символы, Ватаныбызның бер өлеше, барлык россиялеләргә хас булган милләтнең кыйммәте.

2023 елның 22 августында Балтач бистәсе үзәгендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия Флагы – безнең горурлык һәм дан» акциясе узды.         

 Бу көнне «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Балтач бистәсендә «Россия Флагы» көненә багышланган акция үткәрделәр.

Акцияне оештыручылар Россия флагы тарихын сөйләделәр, халыктан флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатканын белүләре белән кызыксындылар. Акциядә катнашкан һәркем Россия флагы символлаштырган тасма һәм буклет алды.

Акцияне үткәреп, без халыкка шундый бәйрәм – Дәүләт флагы көне булуын искә төшердек.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International