2023 елның 18 августында «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина белән очрашу оештырды. Медицина хезмәткәре «Шәхси гигиена кагыйдәләре» темасына әңгәмә үткәрде, аның барышында әлеге төшенчәгә билгеләмә бирелде, гигиенаны саклау кагыйдәләре ачыкланды. Дәрес сорау-җавап формасында узды.
Шулай ук Гөлшат Абдуллина катнашучыларны «Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» кабинеты белән таныштырды.