«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы волонтер булырга чакыра!

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Ничәдер еллар элек «волонтер», «ирекле» дигән төшенчәләр безгә ят тоела иде. Ә бүгенге тормышыбызны исә волонтерлардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Тик шулай да волонтерларның нинди юнәлештә эшләүләрен, нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен аңлап бетермәүчеләр дә җитәрлек. «Волонтер» һәм «ирекле» дигәндә, оештыру эшләрендә үзе теләп катнашучылар күз уңында тотыла. Ә оештыру эшләре төрле юнәлештә булырга мөмкин: төрле күңел ачу, спорт чаралары, өмәләр, олыларга ярдәм итү, мөмкинлеге чикле кешеләр белән эшләү һ.б.

 

«Кемнәр волонтер була ала?» дигән сорау туарга мөмкин. Җавап бер: теләге булган бөтен кеше дә волонтер булу хокукына ия. Бары тик ТЕЛӘК кенә кирәк. Нинди дә булса оештыру эшенә волонтер буларак алынасың икән, димәк синең өскә күпмедер күләмдә җаваплылык йөкләнә дигән сүз. Ә волонтер бу җаваплылыкларның берсеннән дә курыкмый! Чөнки белә: үзенә йөкләнгән эшне ул югары дәрәҗәдә башкарып чыга алачак. Шуның өчен дә ул волонтер!

 

Яшьләрнең үз теләкләре белән иреклеләр хәрәкәтенә килеп кушылуы зур сөенеч. Чыннан да, нәкъ тә менә үз теләгең белән эшләнгән эш дәвамлы һәм нәтиҗәле була. «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы да яшүсмерләрне волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итүдә зур эшләр башкара. Нәтиҗәсе – волонтерлар без оештырган чараларда бик теләп катнаша, кабат чакыруыбызны сорыйлар. Аларның клубка килеп, ярдәм итүләре безнең өчен дә зур шатлык. Чөнки без – хезмәткәрләр өстендәге эш бермә-бер кими, шактый гына оештыру моментларын волонтерлар үз өсләренә ала.

 

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы яңа сезонга волонтерлар җыя. Кем кайнап торган кызыклы тормыш белән яшәргә тели — рәхим итегез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International