Ил символына хөрмәт һәм горурлык формалаштыру максатыннан, 22нче августта «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 25 балигъ булмаган балалар өчен Сосна авыл мәдәният йорты базасында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне»дигән чара үткәрелде.
Белгечләр бәйрәм тарихы, Россия әләме төсләренең әһәмияте турында сөйләделәр. Дәрес барышында балалар белгечләр җитәкчелегендә Россия Федерациясе әләме ясадылар.