2015 нче елның 29 июнендә торак кодексына үзгәрешләр кертү турында176 нчы номерлы Федераль Закон кабул ителде. Бу закон Торак коммуналь түләүләргә булган ташламаларның үзгәрүе турында.
Бу закон инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылачак.
Безнең районда бүгенге көндә торак коммунальтүләүләргә булган ташламалардан барлыгы 4308 инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче кеше файдалана. Бу яңа Закон 1318 кешегә кагылачак.Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 2015 елның 9 октябренда өлкәннәргә бушлай юридик консультация уткәрелде. Барлык килгән өлкәннәребез дә кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.
8 октябрь көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина яңа 176 Федераль закон буенча мәгүлүмәт бирде. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең медицина хезмәткәре Альбина Гарифуллина йогышлы авыруларга каршы керәшү чаралары белән таныштырды. Директор урынбасары Фәния Йосыпова эш урынында куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ләйлә Низамиева үз-үзенә кул салу проблемасына тукталып китте. Өлкәннәр декадасы уңаеннан социаль караудагы кешеләргә бүләкләр һәм чәй эчүләр оештырылды.