2015 нче елның 29 июнендә торак кодексына үзгәрешләр кертү турында176 нчы номерлы Федераль Закон кабул ителде. Бу закон Торак коммуналь түләүләргә булган ташламаларның үзгәрүе турында.

2015 елның 9 октябре, җомга

2015 нче елның 29 июнендә торак кодексына үзгәрешләр кертү турында176 нчы номерлы Федераль Закон кабул ителде. Бу закон Торак коммуналь түләүләргә булган ташламаларның үзгәрүе турында.

            Бу закон инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылачак.

Безнең районда бүгенге көндә торак коммунальтүләүләргә булган ташламалардан барлыгы 4308 инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче кеше файдалана. Бу яңа Закон 1318 кешегә кагылачак. (30%)

1198 кешенең льготасы 50 сумга гына кимергә мөмкин, 70 % ка якын кешенең ташламасы үзгәрешсез калачак. Безнең инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүчеләр моңарчы торак коммуналь хезмәт түләүләрнең  факт буенча 50 % ташламасын ала  иделәр. Ә яңа закон нигезендә бу ташлама аларга  тиешле  нормативбуенча гына исәпләнәчәк. Бу беренче чиратта зур өйләрдә яшәүче инвалидларга кагылачак. Халыкка яңа законга  ияләшергә авыр булмасын өчен үзгәреш 3этапта узачак.Ташлама октябрь аенда узган айга караганда 300 сумга , ноябрьдә 500 сумга ким булачак,ә декабрь  аеннан тулысынча норматив буенча түләнә башлаячак.Шулай ук октябрь аеннан башлап алты айга димәк 2016 нчы елның 31 нче мартына  кадәр инвалидларга компенсация түләнеләчәк,   бу инвалидның  кеременнән, пенсиясеннән  чыгып исәпләнә. Әгәр инвалидның кереме 20 мең сумнан ким булса, һәм аларның ташламалары норматив буенча исәпләгәндә 25% танартыграк кимесә, беркайда да эшләмәсәләр хезмәт кенәгәләренең копиясен алып килә, эшләсә, 6 айлык хезмәт хакы турында белешмә алып килә. Әгәр гаиләдә инвалид бала тәрбияләнсә , әти-әнинең барлык керемнәре дә исәпкә алыначак.

Октябрь аенда һәр федераль ташламага ия булган кешегә счет-фактура җибәреләчәк. Анда льготага ия булган  һәр кеше өчен тиешле мәгълүмат язылачак.Ташламаларда үзгәрешләр булмаса да, инвалидка белеп тору өчен, информация рәвешендә язылачак. (мондыйларга социаль яклау булегенә киләсе түгел.)

Ялгыз яшәүче беренче , икенче группа инвалидларга компенсация билгеләү өчен кирәкле документларны график нигезендә социаль хезмәткәр һәр кешенең өенә барып алып кайтачак. Алар үзләре безгә килми.             

Айлык керемнәре 20 мең сумнан артык булган инвалидлар  бу төр компенсациягә мөрәҗәгать  итә алмый.

Аз керемле буларак коммуналь түләүләргә субсидия алучы инвалидларныңкомпенсацияләре автомат рәвештә чутланачак.

Ә инде компенсация алырга тиешле инвалидның безгә килү вакыты һәм участок белгеченең  телефон номеры счет-фактурада  күрсәтелә.

Бу нормативлар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. Мәсәлән, берүзе ялгыз яшәгән  кешегә норма буенча 40 кв.м. торак майданы каралган. Әгәр гаилә ике кешедән тора икән бер кешегә 23 кв.метр туры килә, димәк гаиләдә 2 кеше яши икэн шуның берсе инвалид берсе гади кеше, алар 60 кв.метрлы өйдә яшәсә инвалидка  норма буенча 23 кв метрга ташлама карала, ә калган мәйданга 100 % туләргә тиеш булачаклар. Гаиләдә 3 кеше булса 17 кв. метр,  4 кешелек гаиләгә 14 кв. метр, 5 кешелек гаилә өчен 12 кв. метр  норматив каралган.

Бүгенге көндә безнең хезмәт ветераннары 399 сум күләмендә юл акчасы, норматив буенча торак-коммуналь  хезмәтләр өчен 50%  субсидия һәм телефон түләүнең абонемент өлешенә 50% күләмендә ташлама ала .

Ноябрь аеннан кемнең  Таттелеком оешмасы белән булган килешүләре өзелгән аларның ташламалары туктатылачак, кемнәрнең килешүләре иске яки ташлама алучының исеменә төзелмәгән булса, бу очракта алар тиз арада Таттелеком оешмасы белән килешүләрен яңартырга тиеш була.

Бу кешеләргә дә безнең информация килячәк. Без бугенге көндә аларга аңлату эшләре алып барабыз.

Сорауларыгыз булса, 2-64-32, 2-41-37, 2-57-94, 2-41-93 телефоннарына шалтырата аласыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International