Җиһанда үзенең кабатланмас матурлыгы белән көз тантана иткәндә, өлкәннәр декадасы үткәрелә

2015 елның 10 октябре, шимбә
Җиһанда үзенең кабатланмас матурлыгы белән көз тантана иткәндә, өлкәннәр декадасы үткәрелә. Һәр елны октябрь аен без өлкәннәрне хөрмәтләү, аларга багышланган бәйрәмнән башлап җибәрәбез. Бу елны да Арбор мәдәният йорты 9нчы октябрь көнне өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырды. "Пар канатлар" дип исемләнгән кичәбез күп еллар буе бергә тормыш иткән матур үрнәк парларга багышланган иде. Барлык өлкәннәрне олылар бәйрәме белән котлыйбыз. Көзләрдә төшкән салкын кыраулар сезнең күңелләрне өшетмәсен, якыннарыгызның җан җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә, тазалык белән бәрәкәтле гомерләр кичерергә насып булсын үзегезгә ! 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International