8 октябрь көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина яңа 176 Федераль закон буенча мәгүлүмәт бирде. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең медицина хезмәткәре Альбина Гарифуллина йогышлы авыруларга каршы керәшү чаралары белән таныштырды. Директор урынбасары Фәния Йосыпова эш урынында куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ләйлә Низамиева үз-үзенә кул салу проблемасына тукталып китте. Өлкәннәр декадасы уңаеннан социаль караудагы кешеләргә бүләкләр һәм чәй эчүләр оештырылды.
2015 нче елның 6 октябрендә “Наз” тернәкләнү узучы пенсионерлар hәм инвалидларны Балтач муниципаль башлыгы Нотфуллин Р.Р., социаль яклау булеге җитәкчесе Гатиятуллина А.Ф.,”Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге директоры Ахмадиева Г.А. Өлкәннәр көне белән котладылар. Алар тернәкләнүчеләргә буләкләр тапшырып, изге теләкләрен белдерделәр, сорауларга жавап бирделәр.