ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2015 нче елның 20 нче ноябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүче инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Габдула Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар. Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.

Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

9 ноябрь көнне Карадуган авыл мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт программасы әзерләнде. Әлеге кичәдә башлангыч һәм югары сыйныф укучылары, шулай ук укытучылар һәм мәктәп директоры да катнашты. Концерт барышында урыс халык җырлары яңгырады, программа ахырында барлык катнашучылар басып "Туган тел" җырын башкардылар. 

Чипья авыл Мәдәният йортынын эшчәнлеген Россия 1 каналы тошереп китте.

Дорга авыл мәдәният йортында егетләрне армия сафларына озату кичәсе оештырылды. 

19 ноябрь көнне Яңгул китапханәчеләре "Гөлчәчәчк" балалар бакчасында булды. "Алтын көз" бәйгесендә катнашкан бу коллективны котлап киттек, аларның кул эшләре белән таныштык һәм китапханәгә килгән яңа китаплар белән балаларны таныштырып, тәрбиячеләргә балаларга укырга тәкъдим иттек.

18 ноябрь көнне Яңгул китапханәчеләре урта мәктәптә булып, анда "Алтын көз" конкурсында катнашкан Ризванова Ләйсәнгә истәлекле бүләк тапшырдылар һәм 2 сыйныф укучыларын китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштырдылар

 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителгән иде. 

Әлеге еллык кысаларында, Чипья авыл медицина хезмәткәрләре   йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаруга сәбәпче булган факторларны аңлату  максатыннан  "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәрләре белән очраштылар, лекция укыдылар.

Музейда бүгенге көндә эшләүчеләрнең һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрнен  кан басымы үлчәнелде, холестеринга кан тапшырылды. Алар үзләрен борчыган сорауларга  җавап алу бәхетенә ирешеп,  медицина хезмәткәрләренә  бик рәхмәтле булып калдылар. 

 

 

.

 


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

    Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым, үзләренә генә хас  хокуклары да була. 20 ноябрь –Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне буларак билгеле. Бу уңайдан 19 ноябрь көнне Кили авыл китапханәсенең күчмәсе  саналган Чапшар  башлангыч мәктәбендә 1-3 сыйныф укучылары катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” исемле әңгәмә үткәрелде. Әкиятләр, хикәяләр, җырлар  аша балалар хокук, бурыч сүзләренең  мәгънәләренә  төшенделәр, биремнәр эшләделәр.    


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

– Ике-өч көн элек бу хуҗалыкка әлеге семинарда күрсәтерлек эшләре бар микән дип карарга килгән идем. Инде шул чакта ук семинарны кабул итәрлек дәрәҗәдә яхшы иде парклары. Күрсәтү өчен генә махсус бернәрсә дә әзерләнмәгән биредә. Гомумән, Балтач районында һәр хуҗалыгының диярлек машина-трактор паркында бернинди әзерлексез шушындый семинарлар үткәрергә мөмкин, – диде республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер-техник бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гатиятов.

Әйе “Труд” хуҗалыгының машина-трактор паркында ел әйләнәсе ныклы тәртип, җитди эш оештырыла. Юып-чистартып, аерым узелларын таләп буенча майлап, бушатып, кыр эшләреннән туктаган һәр техниканы махсус урыннарга күтәртеп куйганнар. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремотлау белән махсус бригада шөгыльләнә. Кирәкле барлык инструментлар белән тәэмин ителгән җылы мастерскойда 4 механизатор чәчкечләрне, культиваторларны ремонтлыйлар. Икенче бер бүлмәдә ике кеше тырмалар төзәтә. Шулай ук җылы мастерскойда ике тракторга ремонт үткәрелә.

Диспетчер, куркынычсызлык техникасы бүлмәләре җиренә җиткереп җиһазланган. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов диспетчерлык бүлмәсендәге алкогольне ачыклау приборының үзе өреп тә тикшереп карады. Күршедәге биш районнан килгән белгечләр “Труд” җәмгыятенең машина-трактор паркындагы эшнең торышына югары бәя бирделәр, мондагы газ хуҗалыгын, барлык биналарның да газ ягып җылытылуын ошаттылар.

Паркка килгәнче семинардагылар Чепья мәдәният йортында үткәрелгән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елның кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру буенча зурдан кубып сөйләшкәннәр иде. “Труд” машина-трактор паркында булып, шунда әйтелгәннәрнең бер өлешен практик яктан ныгыттылар. Анда министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Балтачлыларның игенчелектәге уңышларына югары бәяләп, шуңа күрә дә мондый семинарның быел гына да Балтачта икенче тапкыр үткәрелүен әйтеп үтте, быелгы эшләргә анализ ясап, техниканы алдагы сезонга кыр эшләренә әзерләү буенча хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре алдында торган бурычларга тукталды.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче һәм сатучы оешма вәкилләре дә катнашты һәм үз товарларын, хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Бигрәк тә, техникага кирәкле запас детальләрне хәзердән юнәтеп куюга басым ясалды, җир эшкәртүдә, урып-җыюда, гомумән, үсемлекчелектә төрле агротехник чараны берьюлы башкара торган комплекслы авыл хуҗалыгы машиналарының нәтиҗәлелеге күрсәтелде. Аларны сатучы, запас детальләр ясаучы һәм техника ремонтлаучы оешмалар вәкилләре үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Аыл хуҗалыгында эшләүче инженер-техник хезмәткәрләр техниканы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча бай мәгълумат алып, “Труд”лыларның гади генә паркта матур итеп эшне оештыра алуларына соклануларын белдереп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International