Минем хокукларым һәм бурычларым

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

    Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым, үзләренә генә хас  хокуклары да була. 20 ноябрь –Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне буларак билгеләнде. Бу уңайдан 19 ноябрь көнне Кили авыл китапханәсенең күчмәсе  саналган Чапшар  башлангыч мәктәбендә 1-3 сыйныф укучылары катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” исемле әңгәмә үткәрелде. Әкиятләр, хикәяләр, җырлар  аша балалар хокук, бурыч сүзләренең  мәгънәләренә  төшенделәр, биремнәр эшләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International