2015 елның 17 ноябрендә Норма урта мәктәбендә Халыкка социаль яклау күрсәтү үзәге «Наз» юрисконсульты Шәрәфетдинова Г.Х. 8 сыйныф укучыларына балаларның бурычлары һәм хокуклары турында әңгәмә үткәрде. Әнгәмә вакытында балалар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
17 ноябрь көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләре өчен семинар булып узды. Семинар барышында булып узган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, 2016 нчы эш елында узачак бәйгеләрнең нигезләмәләре таратылды, яңа кайткан китапларны кабул итү һәм алу исәпкә тәртибе, мәдәни көндәлек белән эш хакында сөйләнде.
Узган елына эш отчет бирү тәртибе аңлатылды, графигы төзелде. Семинарның практик өлешендә китапханәчеләргә уздырылган чараларны сайтка кую тәртибе тагын бер тапкыр күрсәтелде.
Узган бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булучыларга мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
10 ноябрь көнне Түбән Кенә авыл мәдәният йортында "КЕШЕ ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН МАТУР" дип исемләнгән мәдәният хезмәткәрләре семинары булып үтте.
Янгул мәдәният йортында бәйрәм ялларында төрле чаралар үтте.
Төрле категория узешчәннэр көче белән әзерләнгән " Куңелле ял итегез" дип исемләнгән концертны тамашачы аеруча жылы кабул итте.
14 нче ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кукмара районы һәвәскәрләренең зур концерты булып узды.
Смәел авыл китапханәсендә яңа гаммәви эш формасы - талантлар аукционы үткәрелде.Аның барышында 2-4 сыйныфларда белем алучы балалар хәтердән шигырь ,әкиятләр сөйләп үз талантларын күрсәтеп, аукционга куелган призларга ия булдылар.
Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен «Скандинавская ходьба» дигән яңа дәвалану төрен үткәрделәр.