«Тукай-Кырлай» музеенда кунакта.

2015 елның 21 ноябре, шимбә

2015 нче елның 20 нче ноябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүче инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Габдула Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар. Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.

Өлкәннәребезгә музейда куелган сыннар, Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу тарихи истәлекләрне барларга мөмкинлек бирә. Аларга әлеге чаралар татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълумәт белән күбрәк танышырга, искә төшерергә ярдәм итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International