2015 ел йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителгән иде.
Әлеге еллык кысаларында, Чипья авыл медицина хезмәткәрләре йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаруга сәбәпче булган факторларны аңлату максатыннан "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәрләре белән очраштылар, лекция укыдылар.
Музейда бүгенге көндә эшләүчеләрнең һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрнен кан басымы үлчәнелде, холестеринга кан тапшырылды. Алар үзләрен борчыган сорауларга җавап алу бәхетенә ирешеп, медицина хезмәткәрләренә бик рәхмәтле булып калдылар.