28нче ноябрь көнне Әтнә авыл клубында әниләр көненә багышланган " Әнием-кадерлем" исемле зур бәйрәм концерты булып узды.
27 ноябрь көнне Нөнәгәр авыл мәдәният йортында "Күңелләрне юатырга гармуннар кирәк әле" исемләнгән тематик кичә узды.
Кичәдә җирлектәге гармунчылар, тальянчылар катнашты. (фоторепортаж)
25 ноябрь көнне ООО "Алга" күмәк хуҗалыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы бухгатерия хезмәткәрләренең семинары булып узды .
Балтач Мәдәният узәге автоклуб бригадасы әлеге чарада катнашу максатыннан концерт программасы әзерләде
25 ноябрь көнне Кили мәдәният йортында Фәнис Гарифуллин гаиләсе көче белән әзерләнгән "Җырларым булсын бүләк" дип исемләнгән бик матур концерт булды.
26 нчы ноябрь көнне "Халыклар дуслыгы" музеенда кунакта Саба районыннан укытучылар делегациясе булып китте.
26нчы ноябрь көнне Норма мәдәният йортында терроризм һәм эчүчелек зарары турында яшьләр белән әңгәмә узды. Бу әңгәмәдә Норма авыл жирлеге башлыгы Тимур Гатауллин һәм полиция хезмәткәре Раушан Зарипов та бик теләп катнашты.
Пыжмара авылыннан Сафура Әхмәтхан кызы Фазылова һәм Әтнә авылыннан Гәзизә Гафиулла кызы Закирова 24 нче ноябрь көнне үзләренең 90 яшьлек юбилейларың билгеләп үттеләр.
19 ноябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Борнак авыл китапханәсендә урнашкан “Туган як тарихы” музеенда 1-4 сыйныф укучылары белән “Музей- тарих ә тарих мәңгелек” исемле мәдәни дәрес үткәрелде. Укучылар экспонатлар белән таныштылар һәм башка музейлар турында да мәглумат алдылар.
21 нче ноябрь көнне Яңгул мәдәният йорты үзешчәннәре Марий Эл республикасында Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Туган йорт» төбәкара фольклор фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Алар 4 төрле номинациядә көч сынашып, икенче, өченче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды, диплом, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бөрбаш авылында яшәүче Барыева Нәзифә Барый кызына 21 ноябрь көнне 90 яшь тулды.