Пыжмара авылыннан Сафура Әхмәтхан кызы Фазылова һәм Әтнә авылыннан Гәзизә Гафиулла кызы Закирова 24 нче ноябрь көнне үзләренең 90 яшьлек юбилейларың билгеләп үттеләр. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәляев, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар юбилярларны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.