ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Уен коралларында уйнаучы яшь үзешчәннәр арасында оештырылган бәйгедә Борбаш мәдәният йортыннан Гарифуллин Марат 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 

25 нче февраль көнне Карадуган мәдәният йорты һәм Себер тракты һәм Муса Җәлил музеенда М. Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан С. Өметбаев  исемендәге Минзәлә дәүләт театры артистлары катнашында зур чара узды. Алар районыбыз укучыларына М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм "Йолдызлы малай" спектаклен күрсәттеләр. 

5 февраль көнне Яңгул китапханәсендә бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйрәме булды.Безнең максат балаларда шагыйрьнең шигырьләренә ,иҗатына мәхәббәт тәрбияләү иде.Кичә бик җанлы үтте.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 15 февральдә татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды.Шул уңайдан Кенәбаш авыл китапханәсендә дә төрле чаралар үтте."Муса Җәлил-бөек халкым улы,гасырларга калсын гомер юлы"дигән кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Башта укучылар ике командага бүленеп М.Җәлилгә багышланган сорауларга җавап бирделәр.Аннары кичә төрле уеннар белән үрелеп барды.Шулай ук М.Җәлил шигырьләренә конкурс үтте.Соңыннан кичәне шагыйрь сүзләренә язылган җырлар белән тәмамладык.Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Районныӊ «Бөрбаш», «Татарстан»,  «Игенче», Тимирязев ис., «Сорнай», «Сосна», «Яӊа тормыш», «Якты юл» һәм «Труд» хуҗалыклары гына аммиак суын язгы чәчү вакытында  кулланырга җыеналар.

Алар тарафыннан 2445 тонна сусыз аммимак ташып куелган инде.  Иӊ күп запас – 600 тонна «Бөрбаш» хуҗалыгында.  Хуҗалыкларда шулай ук 1120 тонна аммиак селитрасы һәм 1730 тонна катлаулы ашлама тупланган. Әмма әле бу саннар куелган бурычтан күпкә ким икәнен истән чыгармаска иде.

 

Бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте.

Алдынгылар слеты уңаеннан махсус оешырылган әлеге ярминкә үзе бер бәйрәм төсмере алган иде. Сәүдә нокталарындагы күңелле шау-шулар, дәртле музыка, үлчәүләр шыгырдавы... мәйданга бәйрәм халәте тарата иде бу мизгелдә. Исемнәре газетабызның җомга санында басылып чыккан алдынгы хезмәтчәннәрне очраткан таныш-белешләре аларны ихластан котлавын, һәркайсының “Бәйрәм белән!” дип сәламләүләрен күрү дә ниндидер бер рәхәтлек бирә иде.


Иртәнге сәгатьләрдән үк халык бик актив булды. Сатуда авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, шәхси хуҗалык товарлары белән сату итүчеләр дә шактый иде. Сатып алучылар арасында күпчелек чиратлар ит сатучылар янында тезелгән иде. Бозау ите 210–240 сумга сатылды. Ашлык, печән-салам, бәрәңге белән сатып итүчеләр дә яхшы гына табыш алгандыр, мөгаен. Бал, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм камыр ризыкларын да халык яратып сатып алды. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр иде. Бүген шулай ук Чепья авылында да ярминкә булды. Бүгенге ярминкәдә катнашып, кышкы суыкта халыкка хезмәт күрсәткән һәр оешма хезмәткәренә һәм хуҗалык ияләренә рәхмәт белдерәбез.

9 февральгә район буенча 161 733 кг. сөт сатылган. Бу узган елга какраганда 7288 кг.га күбрәк.

Мул сөт савучы хужалыклар үзгәрмәде: «Татарстан» да – 13 965 кг., «Кызыл юл»да – 12 485 кг., «Дуслык»та –  11 704 кг., Тимирязев исем., – 10981 кг., «Игенче»дә  – 10 440 кг. сөт сатылды.  «Яӊа тормыш» хужалыгы алардан бераз калыша, алар тарафыннан 9904 кг. сөт тапшырылган.


Гомүми сөт җитештерү буенча республикада беренче урынны кукмаралыларга бирергә мәҗбүр булдык, алар безгә карганда 3 тоннага якын сөтне күбрәк җитештерәләр. Территория зурлыгы ягыннан чагыштырганда Кукмара районыныӊ Балтачка караганда хәйран зур икәнен күз аллаганда, әллә ни пошынмаска да була. Әмма, икенче урын беренче түгел инде ул.

Бистә урамнары бүген иртә баштан аеруча җанлы иде, мәдәният үзәгендә ел нәтиҗәсе буенча районыбызның алдынгылары слеты узды. Шул хөрмәттән Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде.

Мәдәният үзәге каршында һәм аның икенче катында күргәзмә оештырылган иде. Алдынгыларыбызны бүләкләү чарасы быел гадәттәгедән үзгәрәк булды. Тулырак безнең фоторепортажда, рәхим итеп карагыз.

  Февраль ае Түнтәр авыл китапханәсендә Муса Җәлил айлыгы итеп билгеләнгән иде. Китапханәбездә “Муса Җәлил – герой шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китап укучыларыбызга Җәлил әсәрләрен тәкъдим итәргә тырышабыз. Алар белән төрле кичәләр, әңгәмәләр үткәрәбез. Чираттагы әдәби кичәбез 25 февраль көнне 1 сыйныфта укучы нәни китап укучыларыбыз өчен иде. “Муса Җәлил – балаларның якын дусты” дип исемләнгән бу әдәби кичәбездә М. Җәлил белән, аның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары белән таныштык. Соңыннан бу кичәдән алган белемнәребезне нәни укучыларыбыз өчен төзелгән әдәби викторина сорауларына җавапларыбыз белән ныгытып та куйдык, өйдә укыр өчен матур-матур китаплар сайлапдык.

Бәйрәм ялларында Борнак авылында балыкчылар ярышы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International