"Муса Җәлил-бөек халкым улы".әдәби кичә

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
15 февральдә  татар халкының сөекле улы М.Җәлилнең тууына 110 ел тулды.Кенәбаш китапханәсендә дә төрле чаралар үтте."Муса Җәлил-бөек халкым улы,гасырларга калсын гомер юлы"дигән кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Башта укучылар ике командага бүленеп М.Җәлилгә багышланган сорауларга  җавап бирделәр.Аннары кичә төрле уеннар белән үрелеп барды.Шулай ук М.Җәлил шигырьләренә конкурс үтте.Соңыннан кичәне шагыйрь сүзләренә язылган җырлар белән тәмамладык.Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International