Районныӊ «Бөрбаш», «Татарстан», «Игенче», Тимирязев ис., «Сорнай», «Сосна», «Яӊа тормыш», «Якты юл» һәм «Труд» хуҗалыклары гына аммиак суын язгы чәчү вакытында кулланырга җыеналар.
Алар тарафыннан 2445 тонна сусыз аммимак ташып куелган инде. Иӊ күп запас – 600 тонна «Бөрбаш» хуҗалыгында. Хуҗалыкларда шулай ук 1120 тонна аммиак селитрасы һәм 1730 тонна катлаулы ашлама тупланган. Әмма әле бу саннар куелган бурычтан күпкә ким икәнен истән чыгармаска иде.