"Муса абый - балаларның якын дусты". Әдәби кичә.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Февраль ае Түнтәр авыл китапханәсендә Муса Җәлил айлыгы итеп билгеләнгән иде. Китапханәбездә “Муса Җәлил – герой шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китап укучыларыбызга Җәлил әсәрләрен тәкъдим итәргә тырышабыз. Алар белән төрле кичәләр, әңгәмәләр үткәрәбез. Чираттагы әдәби кичәбез 25 февраль көнне 1 сыйныфта укучы нәни китап укучыларыбыз өчен иде. “Муса Җәлил – балаларның якын дусты” дип исемләнгән бу әдәби кичәбездә М. Җәлил белән, аның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары белән таныштык. Соңыннан бу кичәдән алган белемнәребезне нәни укучыларыбыз өчен төзелгән әдәби викторина сорауларына җавапларыбыз белән ныгытып та куйдык, өйдә укыр өчен матур-матур китаплар сайлапдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International