9 февральгә район буенча 161 733 кг. сөт сатылган. Бу узган елга какраганда 7288 кг.га күбрәк.
Мул сөт савучы хужалыклар үзгәрмәде: «Татарстан» да – 13 965 кг., «Кызыл юл»да – 12 485 кг., «Дуслык»та – 11 704 кг., Тимирязев исем., – 10981 кг., «Игенче»дә – 10 440 кг. сөт сатылды. «Яӊа тормыш» хужалыгы алардан бераз калыша, алар тарафыннан 9904 кг. сөт тапшырылган.
Гомүми сөт җитештерү буенча республикада беренче урынны кукмаралыларга бирергә мәҗбүр булдык, алар безгә карганда 3 тоннага якын сөтне күбрәк җитештерәләр. Территория зурлыгы ягыннан чагыштырганда Кукмара районыныӊ Балтачка караганда хәйран зур икәнен күз аллаганда, әллә ни пошынмаска да була. Әмма, икенче урын беренче түгел инде ул.