Бистәдә ярминкә гөрләде

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте.

Алдынгылар слеты уңаеннан махсус оешырылган әлеге ярминкә үзе бер бәйрәм төсмере алган иде. Сәүдә нокталарындагы күңелле шау-шулар, дәртле музыка, үлчәүләр шыгырдавы... мәйданга бәйрәм халәте тарата иде бу мизгелдә. Исемнәре газетабызның җомга санында басылып чыккан алдынгы хезмәтчәннәрне очраткан таныш-белешләре аларны ихластан котлавын, һәркайсының “Бәйрәм белән!” дип сәламләүләрен күрү дә ниндидер бер рәхәтлек бирә иде.


Иртәнге сәгатьләрдән үк халык бик актив булды. Сатуда авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, шәхси хуҗалык товарлары белән сату итүчеләр дә шактый иде. Сатып алучылар арасында күпчелек чиратлар ит сатучылар янында тезелгән иде. Бозау ите 210–240 сумга сатылды. Ашлык, печән-салам, бәрәңге белән сатып итүчеләр дә яхшы гына табыш алгандыр, мөгаен. Бал, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм камыр ризыкларын да халык яратып сатып алды. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр иде. Бүген шулай ук Чепья авылында да ярминкә булды. Бүгенге ярминкәдә катнашып, кышкы суыкта халыкка хезмәт күрсәткән һәр оешма хезмәткәренә һәм хуҗалык ияләренә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International