27 март көнне Норма мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре, "Яшьләр онлайн" төркеме белән берлектә авыл халкы өчен "Карга боткасы" бәйрәме үткәрде.
24 март көнне Мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминевның “ Ике язмыш” исемле тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә авторның китапка кергән сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, җырлар яңгырады, юмористик хикәяләр укылды. Казан шәһәреннән килгән дәрәҗәле кунаклар язучы Ш. Мостафин, К. Кәримов һәм җирле язучылар авторга китап турында фикерләрен җиткерделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Кичәне тамашачы бик җылы кабул итте.
2016 нчы елның февраль аенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесен игълан итте
Балаларның язгы каникул вакытында Балтач үзәк балалар китапханәсендә укучыларның вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан төрле чаралар үтте. Кечкенә китап укучыларыбызның иҗади сәләтләрен үстерүне күздә тотып уздырылган “Пластилиновая азбука” дип аталган чарада яраткан әдәби геройлар әвәләделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышының 71 еллыгын каршылау уңаеннан “Читаем книги о войне” исемле акциядә катнаштылар. Сугышка багышланган китаплар белән таныштылар, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар. Солдатларыбызның батырлыгын күрсәткән “Легенда о солдате” диелгән мультфильм карадылар.
29 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгының соңгы көне
“Йөрәкләрдә Тукай эзләре,
Күңелләрдә Тукай сүзләре.” дип исемләнгән әдәби кичә белән төгәлләнде. Китапханәбезгә йөрүче түбән сыйныфта укучы китап укучыларыбыз атналыкта бик теләп катнаштылар, актив булдылар.
28 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә китап атналыгының чираттагы кичәсе үтте. “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” дигән әдәби викторина катнашкан һәр китап укучыны үзенә тартып кертте. Китап укучы һәр сорауны көтеп алды, уйланып, төпле итеп җавап бирде. Шулай ук “Тукай иленә сәяхәт” акциясе кысаларында Г. Тукайның “Шүрәле”, “Алтын әтәч” әкиятләре кычкырып укылды, фикер алышынды.
"Балалар китабы атналыгында" 1 сыйныф укучылары Бөрбаш китапханә филиалының иң актив укучылары булдылар.
24 март көнне Балтач районы Дорга авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы үтте. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» белгечләре өйләргә йөреп әңгәмәләр уткәрделәр. Халык белән очрашу культура йортында дәвам итте. Анда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, пенсия фонды бүлеге белгече Фирдания Хәкимова һәм дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафиналар яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштырып үттеләр, сорауларга җавап бирделәр
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Субаш төп белем бирү мәктәбенең яшүсмерләренә “Тайна едкого дыма” дип исемләнгән профилактик шөгыль уздырдылар.
«Социаль туризм» программасы кысаларында бу елның 23 нче мартында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның туган як музеена экскурсиягә бардылар.