2016 нчы елның февраль аенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесен игълан итте.
Беренче этапта төрле регионнардан йөздән артык укытучы катнашты. 24-25 нче мартта Казан шәһәрендә уздырылган финал ярышларына 34 укытучы чакырылды. Сосна мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы кызы, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Мария Петровнаның эшчәнлеге финалга үтте. Халыклар дуслыгы йортында үткән бәйгенең йомгаклау этабында районыбыз укытучылары уңышлы чыгыш ясадылар, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.