Язгы каникул

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Балаларның язгы каникул вакытында Балтач үзәк балалар китапханәсендә укучыларның  вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан төрле чаралар үтте. Кечкенә китап укучыларыбызның  иҗади сәләтләрен үстерүне  күздә тотып уздырылган  “Пластилиновая азбука” дип аталган чарада  яраткан әдәби геройлар әвәләделәр. Шулай ук  Бөек Ватан сугышының 71 еллыгын каршылау уңаеннан “Читаем книги о войне” исемле акциядә катнаштылар. Сугышка багышланган  китаплар белән таныштылар, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар. Солдатларыбызның батырлыгын күрсәткән “Легенда о солдате” диелгән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International