ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Чепья мәдәният йорты каршында эшләүче "Яшьлек" инструменталь ансамбле керәшеннәрнең "Туым жолдызы" ("Рождественская звезда")   конкурсының зональ этабында катнашты. Керәшен җыруларына поппури уйнап, ансабль   ll  дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

 Коррупциягә каршы көрәш көннәре кысаларында Карадуган авыл китапханәсендә «Коррупция- йогышлы чир» исемендә әңгәмә үткәрелде.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Балтач үзәк зурлар китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция, ришвәтчелек темасына "Коррупция-проблема современности" исемендә китап күргәзмәсе төзелде һәм "Вместе-против коррупции" дип аталган листовкалар ясалып райондашларга таратылды.

10 декабрь көнне Борнак авыл китапханәсендә яшьләр өчен Халыкара коррупция белән көрәш көне уңаеннан хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция,ришвәтчелек темасына багышланган “Без-коррупциягә каршы” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды.

 

Каенсар авылында  яшәүче Гыйлмуллина Гыйлембану Нигъмәтҗан  кызына  10 декабрь көнне 90 яшь тулды. 


11
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Балтачта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач бүлекчәсенең XXVI отчет-сайлау конференциясе үтте.

Көн тәртибендә каралган җиде мәсьәләнең берсе - “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенә секретарь сайлау. Әлеге вазыйфага ике кандидатура - район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аның урынбасары Наил Сабирҗанов күрсәтелде. Әлеге вазыйфага бертавыштан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин сайланды.

Мәдәният үзәгенең файесында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның һәм "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану курслары узучылар эшләп калдырган кул эшләреннән күргәзмә булдырылган һәм чәй эчеп алу мөмкинлеге булдырылган иде. 

Республика буйлап ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнесны дәүләт яклавы турында чаралар комплексы кысаларында эшмәкәрләр өчен “Бизнес-десант-2016” түләүсез семинарлар сериясе үтә. Бу чараның чираттагысы бүген - 7 декабрь көнне безнең районда узды. 

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга өч атна вакыт калып бара. Шул уңайдан газета коллективы бүген «Абунәчеләр көне» үткәрде.

Вакытлы матбугатка язылу чорында ел саен абунәчеләребез өчен мондый бәйрәм ясау матур гадәткә кереп китте. Балтачлылар бүген “Хезмәт” газетасына язылудан тыш, төрле призларга, бүләкләргә дә ия булды. Мөгаен, быелгы чара аеруча истә калыр. Вакытлы матбугатка язылу бәяләре даими артып торса да, абунәчеләребездән безнең адреска тискәре фикерләр яңгырамады. Алайса алдагы яртыеллыкта бик дорфа эндәшүчеләр дә очрады.

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча үткәргән өйрәнүләрдә Балтач районына әнә шундый бәя куелды. 
Штаб өйрәнүләренә әзерлек районда ике-өч ай элек башланган иде. Министрлык вәкиле, Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әйдәүче белгече Наил Гареев гражданнар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләре, штаб начальниклары белән эшчәнлекне көйләүче документлар әзерләү буенча өйрәтү алып барган иде. Шундый ук чаралар эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү комиссияләре, кабул итү пунктлары җитәкчеләре белән дә үткәрелде. 
23 ноябрьдә башланып киткән өйрәнүләрнең иң кызган чоры 8 декабрьгә туры килде. Районның 11 службасы, 24 формированиесы, ягъни службаның өстәмә көчләре 18 авыл җирлеге, 18 мәктәп халыкны кабул итү пунктлары белән катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International