16 декабрь көнне биредә бистәнең 1, 2, 5нче номерлы балалар бакчалары коллективлары сыннар ясадылар. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!
Парк райондашларыбызның, бигрәк тә балалары булган яшь гаиләләрнең яратып йөри торган урынына әверелсен өчен район җитәкчелеге тарафыннан күләмле төзелеш һәм бизәү эшләре башкарыла. Бәйрәм уңаеннан парк территориясентагын да матурлау эшләре дәвам итә.
Хөрмәтле райондашлар, биредәге гүзәллекне күрергә рәхим итегез! Янәшәдә генә автокинотеатр хезмәт күрсәтә, ерак түгел генә чана-тау гөрли, чаңгы трассасы салынган, саф һава сулап кайту өчен парк мәйданы яктыртылган. Бу уңайлыклар барысы да Сезнең өчен!
Балтач мәдәният үзәгендә "Инвалидлар декадасы" кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль адаптация максатыннан “Хәерле кич” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе булып узды.
15 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль адаптация максатыннан “Хәерле кич” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе булып узды.
Программада төрле уеннар уйнатылды. Күңелле уеннар дискотека белән алмаштырылды, яшьләренә карамастан барлык катнашучылар да бик теләп күңел ачтылар.
Бу чараны үткәрергә булышкан иганәче Марсель ХӘкимовка һәм барлык җитәкчеләргә кичәдә катнашучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Балтач Халык театры «Идел йорт» XVI театр коллективлары фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, дипломант булды һәм 8 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук театрның режиссеры Раннур Әүхәдиев Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгының милли мәдәниятне үстерү үзәгенең 3 мең сумлык сертификаты һәм дипломы белән бүләкләнде.
Үзешчән артистларыбызны ирешкән уңышлары белән ихлас котлыйбыз!!!
15 декабрь көнне Борнак авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1-4 сыйныф укучыларына “Китап—киңәшчең синең...”исемле мәдәни дәрес үткәрелде.Укучыларның китапларны кызыксынып,аңлап укуына ирешү максатыннан,балалар викторина сорауларына җавап бирделәр,презентация карадылар.
15 декабрь көнне Балтач мәдәниять үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль адаптация максатыннан “Хәерле кич” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе булып узды.
15декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балалар хокукларын яклау көненә багышлап “Права детей-забота взрослых” исемле тематик кичә узды. Кичәбез Балтач урта мәктәбенең 3Б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Валиева А.И.) ярдәмендә әзерләнеп, кунакка 3А сыйныфы балалары чакырылды. Китапханәче апалары балаларның хокуклары белән рәттән бурычлары булу турында да сөйләде. Балалар шушы тема буенча шигырьләр сөйләделәр.Балтач эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәре Шакирова Ләйсән апалары балаларга төрле җәмәгать урыннарында, урамнарда, үзара тәртипле булырга кирәклеге турында, тәртип бозган өчен нинди яшьтә булуга карамастан җаваплылыкка тартылырга мөмкин икәнлекләрен аңлатты. Чарабызны балалар хокукларына багышланган уеннар тәмамлады.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Чепья авыл китапханәсендә китап укучы инвалид әниләр белән "Күңелдә яшәү теләге булсын!" дигән очрашу үткәрелде. Очрашу матур җырлар, хисле шигырьләр аша эчкерсез сөйләшүгә әйләнде. Балаларның ихлас чыгышыннан соң әниләрнең күңеле бигрәк тә йомшарды. Кабат очрашулар көтеп бер-беребезгә изге теләкләр теләшеп хушлаштык.
Яңа елда барыбыз да шатлыклы көннәр, күңелле мизгелләр, тыныч тормышлар көтәбез. 2016 елның 14 декабрендә мөмкинлекләре чикле кешеләр Декадасы уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә һәр елдагыча Яңа ел тамашасы уза. Чара «Кышкы әкият” дип исемләнгән программа буенча барды.
Чепья авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан " Язмышларга буйсынмас җаннар" әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә Ф.Яруллин, Г.Сагыйров, Л.Сәләхетдинова, Ч.Габделганиева иҗатларына күзәтү ясалды, алар иҗат иткән җырлар тыңланды. Шул исемдәге китап күргәзмәсе аша язучыларның әдәби әсәрләре тәкъдим ителде.
Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 Б сыйныф укучылары кунакта булды. Бу юлы укучылар белән туган авыл, аның табигате турында "Я. Мой дом. Моя деревня" исеме астында фикерләшү булды, яңа китапларга һәм "Зимнее волшебство" китап күргәзмәсенә күзәтүләр ясалды.