15декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балалар хокукларын яклау көненә багышлап “Права детей-забота взрослых” исемле тематик кичә узды. Кичәбез Балтач урта мәктәбенең 3Б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Валиева А.И.) ярдәмендә әзерләнеп, кунакка 3А сыйныфы балалары чакырылды. Китапханәче апалары балаларның хокуклары белән рәттән бурычлары булу турында да сөйләде. Балалар шушы тема буенча шигырьләр сөйләделәр.Балтач эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәре Шакирова Ләйсән апалары балаларга төрле җәмәгать урыннарында, урамнарда, үзара тәртипле булырга кирәклеге турында, тәртип бозган өчен нинди яшьтә булуга карамастан җаваплылыкка тартылырга мөмкин икәнлекләрен аңлатты. Чарабызны балалар хокукларына багышланган уеннар тәмамлады.