Район мәдәният үзәеге директоры вазыйфасына Айрат Фарук улы Хәйруллин билгеләнде.
Айрат Хәйруллин Балтач бистәсендә 1979 елда туган, Балтач урта мәктәбен тәмамлагач 1996 - 2001 елларда Казан Дәүләт педагогика университетында укып, югары белем алган.
"ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе кысаларында, 6 февральдә Балтач бистәсе үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында Норма авыл җирлеге, Тимирязев исемендәге хуҗалык, шушы җирлекнең эшмәкәрләре, мәктәп һәм бакча коллективлары катнашында ярминкә оештырыла.
31 январь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Китаплы балачак” исемле балалар иртәсе узды. Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеменә (Низамиева К.Ф., Габдрахманова Г.И.) һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә (Камалиева Г.М.) йөрүче балалар китапханәгә йөрү тәртипләре белән танышкач, үзләре яратып тыңлый, сөйли торган әкиятләр буенча төзелгән уеннарда катнаштылар.
- “Яңа тормыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 41 елдан артык тракторчы булып эшләүче мөхтәрәм механизаторы Шамил Хәйретдин улы Гыйльманов, район хакимияте башлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.
- Озак еллар “Дуслык” җәмгыятендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Тәбрис Шәйхетдин улы Шәйхетдинов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Рәхмәт хаты” на ия булды.
- Күп еллар эшләү дәверендә, үзен булдыклы җитәкче, оста оештыручы итеп таныткан “Тимерязев” исемендәге җәмгыять бригадиры Рашит Әхмәтгали улы Ганиев Рәсәй Авыл хуҗалыгы министрлыг
Узып киткән 2016нчы елгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча районыбызда гына түгел, ә республика күләмендә ирешкән уңышларыбыз бар. Республикабыз күләмендә фидакарь хезмәт нәтиҗәсе нигезендә Балтач районы өченче урынны яулады. Шушы бөек хезмәт җиңүе уңаеннан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, бигрәк тә игенче-механизаторлар хезмәтенә хөрмәт буларак, ел да традицион рәвештә район җитәкчелеге тарафыннан алдынгылар слеты үткәрелеп килә.
Балтач гимназиянең 6 нчы сыйныф әти-әниләре өчен “ПАВ профилактикасы” дигән темага җыелыш үткәрелде. Монда яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар Ләйсән Фролова һәм Ләйлә Низамиева чакырылган иде. Алар бүгенге көндә укучылар эшләгән төрле җинаятьләрне мисалга китереп, балаларны һәрдаим күзәтергә һәм бергәләп кызыклы, файдалы эшләр белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлаттылар. Гаиләдәге тынычлыкны саклау турында да эчтәлекле фикерләр яңгырады. Җыелышка килгән һәр әти-әни үзенә кирәкле мәгълүмат алды.
4нче февральдән 7нче февральгә кадәр Казан федераль университетының юридик факультетында мәктәп укучылары өчен җәмгыять белеме фәненнән “Экзамен-Плюс” дигән кышкы профильле мәктәп оештырылачак. Әлеге укуларның үзенчәлеге шунда –имтихан биремнәренә кертелгән “Хокук” фәне блогы темаларын бары 4 көн эчендә үзләштерергә мөмкин.
Тулырак мәгълүмат һәм регистрация үрнәге Казан федераль университетының юридик факультеты сайтында урнаштырылган.
1 февраль - чәршәмбе көнне "Сабантуй" пакында уза торган "Төнге чаңгы юллары"нда ярышырга районыбызның авыл җирлекләреннән һәм Балтач бистәсеннән әлеге спорт төренә гашыйк булган гаиләләр чакырыла. Гаилә командасы составын әти, әни һәм 14 яше тулган бер бала тәшкил итә.
Ярыш барышы эстафетаны хәтерләтә. Команданың һәр катнашучысы бер чакрым араны шуып килеп, эстафетаны тапшырырга тиеш була.
27 январь көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләре семинары булып узды. Семинар барышында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2017 эш елына алда торган бурычлар ачыкланды. 2016 елда бәйгеләрдә җиңү яулаган китапханәчеләргә Мактау кәгазьләре
тапшырылды.
Семинарның практик өлеше, китапны пропагандалауның яңа формасы, буктрейлерга багышланды. Бу темага өстәмә белем бирү институтында белем күтәрү курсларында укып кайткан Шешеңәр авыл китапханәчесе З.Галиева чыгыш ясады.
6-8 сыйныф укучы кызлары белән Субаш җирлегендә урнашкан ФАП медицина хезмәткәрләренең очрашуы булып узды. Укучы кызларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү-сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлату, шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны ничек кулланырга икәнлеге әйтелеп китте.