Норма җирлеге Балтач халкына ярминкә һәм концерт тәкъдим итә.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

"ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе кысаларында, 6 февральдә Балтач бистәсе үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында Норма авыл җирлеге, Тимирязев исемендәге хуҗалык, шушы җирлекнең эшмәкәрләре, мәктәп һәм бакча коллективлары катнашында ярминкә оештырыла. 

Ярминкә иртәнге сәгать 8.00дә башлана. 

Ә кичке сәгать 18.00 сәгатьтә района мәдәният үзәге фойесында күргәзмә белән таныша аласыз, 19.00 сәгатьтә үзешчәннәр концерт тәкъдим итә.

Рәхим итегез! Көтеп калабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International