- “Яңа тормыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 41 елдан артык тракторчы булып эшләүче мөхтәрәм механизаторы Шамил Хәйретдин улы Гыйльманов, район хакимияте башлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.
- Озак еллар “Дуслык” җәмгыятендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Тәбрис Шәйхетдин улы Шәйхетдинов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Рәхмәт хаты” на ия булды.
- Күп еллар эшләү дәверендә, үзен булдыклы җитәкче, оста оештыручы итеп таныткан “Тимерязев” исемендәге җәмгыять бригадиры Рашит Әхмәтгали улы Ганиев Рәсәй Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Мактау таныклыгы” белән бүләкләнде.
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Смәел” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы – Мәгъфүр Мәгъсүм улы Хәкимов Рәсәй Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Мактау таныклыгына” лаек булучы хезмәт алдынгылары:
- “Сосна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең “Техника куркынычсызлыгы” инҗенеры – Фәрит Гәбделәхәт улы Галипов.
- Җаваплылыгы чикләнгән “Труд” җәмгыяте механизаторы Олег Дмитриевич Ураков.
- Җаваплылыгы чикләнгән “Тукай” җәмгыяте тракторчысы – Хәлил Гайфулла улы Гыйльмуллин!
- “Маяк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тракторчысы – Зиннатулла Гиззатулла улы Сәмигуллин!
- Җаваплыллыгы чикләнгән “Сорнай” җәмгыяте механизаторы Илдус Салих улы Хафизовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Рәхмәт хаты” тапшырылды.
Балтач муниципаль район башлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнүче хезмәт алдынгылары:
- Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Федераль дәүләт бюдҗет учреждениясе “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге өлкән белгече – Нургаян Нурислам улы Гәрәев;
- Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзәгенең Балтач районы бүлеге агрономы – Фәйрүзә Сабир кызы Нәбиуллина.
Рәхмәт намуслы хезмәтегезгә!