Балтач гимназиянең 6 нчы сыйныф әти-әниләре өчен “ПАВ профилактикасы” дигән темага җыелыш үткәрелде. Монда яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар Ләйсән Фролова һәм Ләйлә Низамиева чакырылган иде. Алар бүгенге көндә укучылар эшләгән төрле җинаятьләрне мисалга китереп, балаларны һәрдаим күзәтергә һәм бергәләп кызыклы, файдалы эшләр белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлаттылар. Гаиләдәге тынычлыкны саклау турында да эчтәлекле фикерләр яңгырады. Җыелышка килгән һәр әти-әни үзенә кирәкле мәгълүмат алды.